КУБОК САЛАВАТКА КИТТЕ.

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Сергей Сергеевичның мондый турнирларны беренче мәртәбә генә оештыруы түгел инде. Аларны үткәрүгә ярдәм күрсәткәннәре өчен остаз хоккейчыларның ата-аналарына да рәхмәтле. Ярышларга ул, Татарстаннан тыш, күрше төбәкләрдән дә көчле коллективларны чакыра. Моның шулай икәнлеген җанатарлар һәр уенда күрделәр. Ярышларга безнекләрдән тыш тагын биш команда килгән иде. “Олимп-2003” командасы Алабуганың “Серебряные волки” хоккейчыларын 10:3, “Зәйнең “Яшьлек” командасын 11:2, Уфаның Азаматов исемендәге спорт мәктәбе уенчыларын 4:1 исәбе белән бирелдерде, ә менә Башкортостанның Салават шәһәреннән килгән “Юрматы СКА” командасына 7:5 исәбе белән бирелергә мәҗбүр булды. Казанның “Ак бүре” хоккейчылары белән булган соңгы очрашуда җиңүчене ачыклар өчен буллитлар сугарга туры килде. Монда бәхет безнекеләргә елмайды. Нәтиҗәдә, Салават командасы турнирның җиңүчесе булды, “Олимп-2003” икенче урынны яулады, алабугалылар – өченче урында. Һәр очрашудан соң иң яхшы уенчылар ачыкланды, аларга махсус бүләкләр тапшырылды. Ә турнир нәтижәләре буенча безнең Илья Вишняков иң яхшы сакчы исеменә лаек булды. Ә ата-аналар комитеты әгъзасы Айрат Бинковка, хоккейны үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен, район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International