Лаеклылар премияле булды.

2018 елның 21 декабре, җомга

Районыбыз мәктәпләрендә белем алучы балаларыбыз нинди генә фән олимпиадаларында, спорт бәйгеләрендә, мәдәни чараларда катнашмасыннар, матур күрсәткечләргә ирешәләр. Алар арасында республика, Бөтенроссия, хәтта дөнья күләмендә танылу алырга өлгергәннәре дә булу, төбәгебездә уку-укыту, тәрбия, сәламәт тормыш алып баруга, сәнгатькә җитәкчеләребез тарафыннан зур игътибар бирелүе турында сөйли. Алар белем алсыннар, шөгыльләнсеннәр өчен барлык шартлар да тудырыла. Әлеге фикерләр бәйрәм тантанасында чыгыш ясаган район башлыгы Анатолий Иванов тарафыннан да әйтелде. –Без сезнең уңышлар белән горурланабыз, сез яулаган үрләр төбәгебездә үсеп килүче буынга тиешле игътибар бирелүен дәлилли, – диде ул. Анатолий Петрович быел икенче мәртәбә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан булдырылган “Ел укучысы” премияләрен тапшырды. Аңа өч номинация буенча барлыгы тугыз укучы лаек булды. Алар –“Укучы интеллектуал” номинациясендә беренче-өченче урыннарны яулаган Чулпан Гафурова, Гүзәл Хәйриева (икесе дә шәһәрдәге 2нче санлы лицейдан) һәм Гүзәл Миннәхмәтова ( Түбән Ушма урта мәктәбе); “Укучы спортчы” номинациясендә Булат Юнысов (Түбән Яке урта мәктәбе), Булат Бинков (шәһәрдәге 2нче санлы лицей), Анастасия Чумакова (Омар урта мәктәбе); “Ижади шәхес” номинациясендә Анастасия Кекишева (шәһәрдәге 4нче санлы мәктәп), Илсаф Хуҗаәхмәтов (шәһәрдәге 2нче санлы лицей), Лилия Гыймазова (Урта Кирмән урта мәктәбе). Моннан тыш матур эчтәлекле сценарий, концерт программасы белән үрелеп барылган бәйрәм чарасына чакырылган 360 баланың һәрберсенә Яңа ел пакеты, “Лучший из лучших” медале тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International