Иң экологияле предприятиеләр, табигатьне сакларга өйрәтә торган белем бирү йортлары, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган җәмәгатьчеләр һәм экология мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерүче журналистлар. Бүген "Пирамида" күңел ачу үзәгендә республиканың "ЭКОлидер" конкурсына йомгак ясалды.
"Бершиксез, безнең республика - сәнәгать өлкәсендәге төбәк-лидерларның берсе һәм 50% артыгы - ул нефть һәм нефть химиясе. Мондый уңышлар зур техноген басым китереп чыгара, шуңа күрә дә безнең бурыч - уңайлы әйләнә-тирә мохитне саклау, предприятиеләрдән килергә мөмкин шул зыянны минимальләштерү. Конкурста катнашучыларның һәм җиңүчеләрнең барысына да табигатькә һәм туган төбәккә битараф булмаганыгыз өчен, газиз төбәк чәчәк атсын һәм безне, татарстанлыларның киләчәк буыннарын сөендерсен өчен көч һәм чаралар түккән өчен рәхмәт белдерәсем килә. Әйләнә-тирә мохитне саклау эше безнең республикада чын мәгънәсендә халыкарага әверелде: гражданнар да, мәгариф учреждениеләре дә, иҗтимагый берләшмәләр дә, сәнәгать предприятиеләре дә аңа үзеннән өлеш кертә. Нефть химиясе өлкәсендәге безнең лидерлар әйләнә-тирә мохитне саклау һәм үз производствосын реновацияләү буенча программаларга акча кертә. Быел 1 миллион 200 мең татарстанлы икеайлыкта катнашты, бүген 96 экосыйныф ачылды, яшьләрне балачактан ук табигатьне сакларга гына түгел, ә ата-бабаларыбыздан калган табигатебезне, туган төбәгебезне якларга да кирәклеген сеңдереп үсә", - дип билгеләде Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. Бүген вице-премьер ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына яңа күчмә эколабораторияләрдән ачкычлар тапшырды.
Экология министры Александр Шадриков та предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары адресына рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Сез - безнең ярдәмчеләр, нәкъ менә сезне без үзебезнең партнерлар итеп күрәбез. Яңа 2019 елда безне бик зур проект, "Экология" илкүләм проекты көтә һәм ул уртак эшләр белән бергә уңышлы гына узсын иде", - дип билгеләде ул.
"Бүген без әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге лидерларны, алдынгыларны хөрмәтлибез, - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга РФ Дәүләт Думасы Фатыйх Сибагатуллин. - Туган төбәкнең табигый байлыклары өчен экологлар белән бергә башкаларның да сакта торуы сөендерә. Планетабызны яклау эше безнең барыбызны да берләштерә."
Татарстан Республикасында 2018 елда "ЭКОлидер" конкурсының абсолют лидеры итеп В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ игълан ителде.
"Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар" конкурс төркемендә түбәндәгеләр җиңүче булды:
"Нефть һәм газ сәнәгате" номинациясе:
1 урында – "Таиф" АҖ
2 урында - "ТатРИТЭКнефть" ССП
3 урында - "Органик синтез" ГАҖ
"Энергетика" номинациясе:
1 урын - "Челтәр компаниясе" ААҖ
2 урын – "Татэнерго" АҖ филиалы Казанның ҖЭҮ-1
3 урын - "Түбән Кама ҖЭҮ" ҖЧҖ
"Агро һәм урман сәнәгате" номинациясе:
1 урын - ТР "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ
2 урын - "Андрюшкино" авгросәнәгать холдингы" ҖЧҖ
3 урын - "Авангард" ҖЧҖ
"Төзелеш сәнәгате" номинациясе:
1 урын - "Средволгаводхоз" ФДУ
2 урын - "Химград" АҖ технополисы
3 урын - "Профит" компанияләре төркеме
"Торак-коммуналь комплексы" номинациясе:
1 урын - "СПП ПромИндустрия" ҖЧҖ
2 урын - "Шинник" социаль-көнкүреш хезмәт күрсәтү" ҖЧҖ
3 урын - "Фламинго" ҖЧҖ
"Җирле үзидарә органнары" конкурс төркемендә түбәндәгеләр билгеләнде:
"Шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен" номинациясе:
1 урын - Кукмара шәһәре
2 урын - Буа шәһәре
3 урын - Чистай шәһәре
"Муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен" номинациясе:
1 урын - Әлмәт муниципаль районы
2 урын - Мамадыш муниципаль районы
3 урын - Мөслим муниципаль районы