Шәһәребездә ачылган “Лагуна” йөзү бассейны бүген шәһәрдәшләребезнең яраткан урынына әверелде. Биредә балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик теләп йөриләр. Кайберәүләр вакыт уздырырга дип кенә түгел, ә йөзү серләренә өйрәнү өчен дә “Лагуна”га йөргәнлекләрен район тарихында беренче мәртәбә йөзү буенча бәйгеләрдә исбатладылар. Шәһәр оешма-предприятиеләреннән, бюджет учреждениеләреннән барлыгы 18 команда составында 60 тан артык кеше бәйгеләрдә катнашты. Кагыйдәләр буенча 40 яшькә кадәрге һәм өлкәнрәк хатын-кызлар, ир-егетләр – 25, 40 яшькә кадәрге ир-атлар исә 50 метрлы дистанциядә көч сынаштылар. Беренче яшь категориясенә кергән гүзәл затларыбыз арасында район башкарма комитеты командасыннан Гөлфия Хуҗаҗановага, өлкәнрәк ханымнардан “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Вера Әхмәтшинага тиңнәр булмады. Кырык яшькә кадәрге ир-егетләр арасында Омар мәктәбеннән Николай Пичугин финишта иң яхшы күрсәткечкә ия булды, ә өлкәнрәкләргә килгәндә, район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллинга тиңнәр табылмады.