Мошенниклар, сак булыгыз!

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Эчке эшләр хезмәткәрләре киңәш итә:

– билгесез кешеләргә үзегезнең персональ мәгълүматларны бирмәгез. Шулай килеп чыга икән, андыйларның таләбен үтәргә керешкәнче, үзегезнең якыннарыгыз, туганнарыгыз белән киңәшегез;

– телефон аша дарулар, БАДлар алган өчен ниндидер элеккеге чыгымнарны компенсацияләү, өстәмә түләүләр тәкъдим итәләр икән, ышанмагыз – бу кырыгалдарларның чираттагы тозагы гына;

– мошенниклар корбаны булгансыз икән, кичекмәстән 02, 112 я 291–20- 02 телефоны аша шылтыратып, хәбәр итегез.

Яман ниятлеләр социаль челтәрләр аша да гамәл кылалар. Интернеттан файдаланучылардан логин һәм парольләрне урлап, аннары корбаннарының аккаунтыннан файдаланып, аның дуслары исеменнән әҗәткә акча сорыйлар. Алар язышуны бернинди шик тумаслык итеп алып бара беләләр. Гадәти фразалар, смайликлар, кешенең исемен еш кабатлау һәм ахыр чиктә – үтенепләр акча сорау...

9 ноябрь көнне 24 яшьлек бөгелмәле әнә шундый “дус”тан алдана. Социаль челтәрдә дус кызы 2 мең сум акча сорап яза. Егет, аны-моны уйлап тормый гына, банк картасына акчаны күчерә. Соңрак исә ул кызның социаль челтәрен “ватканнары”, ә егетнең алданганлыгы ачыклана. Хәзер бу факт буенча тикшерү бара.

27 яшьлек бөгелмәле дә мошенникларга 7 мең сум акча күчерә. Кыз полиция хезмәткәрләренә социаль челтәр аша бер хатын-кызның эш тәкъдим итүе, әмма башта башлангыч взнос түләргә кирәклеге турында язуын сөйли. Төшемле эшкә өметләнгән кыз акчаны күчергәч кенә  үзенең алданганлыгын аңлый. Әлеге факт буенча да тикшерү эше бара.

Мондый хәлгә калмас өчен ТР Эчке эшләр министрлыгы кисәтүләренә колак салыгыз: алган мәгълүматка сукырларча ышанмагыз, дусларыгызга, туганыгызга шылтыратып, аңа әҗәткә акча чынлап та кирәкме-юкмы икәнлеген кабат тикшерегез. Таныш булмаган кешеләр соравы, таләбе, тәкъдименә карап, аларга акча күчерергә ашыкмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International