ЧЫРШЫЛАР КАБЫЗЫЛДЫ.

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Яңа елны иң зур түземсезлек белән кечесе дә, олысы да көтеп ала. Бу бәйрәм төрле утлар, уенчыклар белән бизәлгән чыршысыз уза мыни? Юк, әлбәттә. Шуңа күрә бәйрәм алдыннан шәһәребезнең Үзәк мәйданына, Җиңү паркына, “Яшьлек” скверына урнаштырылган Яңа елның төп бизәкләре – мәһабәт чыршыларның утларын кабызу да күркәм традициягә әверелде. Узган шимбә көнне иң беренче булып “Яшьлек” скверындагы чыршы кабызылды. Кичә исә мондый “бәхет” үзәк мәйдандагы һәм Җиңү паркындагы чыршыларга эләкте. Ике кичтә дә балалар да, зурлар да алар тирәли әйләнделәр, Яңа елга багышланган җырлар башкардылар, төрле әкият геройлары белән очраштылар, уеннар уйнадылар. Әлбәттә, өч ноктадагы чыршылар янына бәйрәмгә җыелган кешеләрне районыбыз җитәкчеләре, Кыш бабай белән Кар кызы котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International