Әкият шәһәре, хыял шәһәре.

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Яңа елны Мамадышта рәсми датасына кадәр күпкә алданрак билгеләп үтә башлыйлар. Шәһәр урамнары карлы олы агач конструкцияләр белән тула, үзәк урамда 18 метрлы нәфис чыршы урын ала, биналар төсле иллюминацияләргә күмелә... Шул рәвешле Нократ буендагы шәһәрдә күңелле очрашулар, бүләкләр һәм маскарадлар белән тулган яңа тормышка старт бирелә. Мамадыштагы парклар һәм скверлар быел шәһәрнең яңа ел портретында үзенчәлекле штрихларга әйләнделәр. Совет урамына да кагылышлы оригиналь чишелеш табылган. Төп җәяүлеләр урамын берничә зонага бүлгәннәр. Аларның берсендә, боз шәһәрчеге янәшәсендә, кардан ясалган театрлар һәм эшче һөнәрләре вәкилләре күз явын алсалар (киләсе ел бит аларга багышлана), икенчесендә бала-чагалар яраткан әкиятләрнең персонажлары уңайлы урнашканнар. Шәһәр коллективлары “өй эше” биременә бөтен фантазияләрен багышлаганнар, аларга бәяне махсус комиссия куя бит. Берәүнең дә сер бирәсе килми... Мамадышта комсомолның 100 еллыгын да онытмадылар. Кардан оригиналь зарисовка туган як музее каршында калкып чыкты. Шушы ук Совет урамында бер квартал озынлыкта боздан тау да ясалды. Аларны җирле коммуналчылар корды. Әлеге мәйданчык шәһәр бала-чагасына гына түгел, “Санифест” креатив чаналар фестивален уздырырга да хезмәт итәчәк. Мамадышлылар аның белән Россия күләмендә танылырга өлгерделәр инде, ул халыкара күргәзмәдә дә презентацияләнде. Шәһәр урамнарында быел Яңа елның 150дән артык кар һәм боз символлары барлыкка килде. Әкиятләрдән һәм мультфильмнардан олы кабанннар, нәфис дуңгызлар, аларның балалары һәм пятачоклар – һәр фигура шәхси рецепт буенча “әзерләнә”. Совет мультфильмыннан Ниф-Нифны хәзер дә бөтенесе дә хәтерләсә дә, кардан ясалган Пеппа дуңгыз баласы җирле бала-чага арасында популяррак. АЛЕКСЕЙ ИВАНОВ, мамадышлы: “Кардан ясалган фигураларга мондый байлык һәм төрлелек башка бер шәһәрдә дә юк. Сүз дә юк, матур. Һава торышы гына комачаулыклар тудырмасын. Мондый матур фигуралар эреп бетсә, кызганыч булачак.” Шәһәрдә быел барысы 1600 кар композиция эшләнгән. Боз фигуралар һәм оригиналь ут белән бизәлеш шәһәрне үзенә җәлеп итә.

Биналарны һәм аларның әйләнә-тирәләрен Яңа елга бизәүдә бөтен предприятиеләр һәм оешмалар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, мәдәният йортлары һәм сәүдә нокталары, ТОСлар һәм шәхси йортлар хуҗалары катнаша. Кар кулларында шедеврларга әйләнгән иң талантлы фигуралар хуҗалары матди кызыксындырылачак. Ә менә җиңүчеләрнең барысына да берьюлы 29нчы декабрь көнне “Олимп” боз сараенда узачак Яңа ел шоуында карарга мөмкин булачак. Биредә керү билетлары буенча көнкүреш техникасы лотереясы да уйнатылачак. Быел Мамадышта рекордлы санда “утренниклар“, баллар һәм башка чаралар узды. Шәһәрнең төрле почмакларында нәкъ 150 котлау һәм фанфаралар яңгырады инде. Мамадышлылар хоровод оештыруда да ярышалар Бизәлгән Үзәк чыршы янында биеп һәм җырлап кына йөрмиләр. Быел мамадышлыларның Үзәк чыршы тирәли чыгышларына 30нчы декабрьдә старт бирелә. Алар 10 номинация буенча бәяләнәчәкләр. Кар һәм бураннар мамадышлыларны куркытмый, туңарга да мөмкинлек булмаячак. Биредә кайнар коймаклардан, хуш исле үлән чәйләреннән, карабодай боткасыннан, шашлыклардан, балык ашыннан авыз итәргә мөмкин булачак. Иң яхшы чыгышларның авторлары кул чабулар белән генә түгел, район җитәкчелегенең акчалата премияләре белән дә бүләкләнәчәкләр. РӘШИТ ГАРИПОВ, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе: “Шәһәрнең Яңа елга бизәлеше ел саен республика комиссиясе тарафыннан югары бәяләнә. Безнең шәһәребез берничә ел рәттән инде муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чараларын иң яхшы үткәрү һәм бәйрәмчә бизәү буенча күп тапкырлар призер һәм җиңүче булды. Бәйрәмнән шәһәрнең бер генә коллективы да читтә калмавы сөенечле.” ЛЮБОВЬ НИКОЛАЕВА: “Оныкларым кайтуын түземсезләнеп көтәм. Әкияткә әйләнгән Мамадышыбыз алар күңеленә дә хуш килер. Яңа ел ыгы-зыгысы, ел саен олыгая барсак та, безне киредән яшьлегебезгә кайтара.” Авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәм чыршы базары да Мамадышның үзәгендә җыелырга тагын бер сәбәп. Шәһәрдәшләребезнең өстәлләре тәмле, сыйфатлы сый-нигъмәтләрдән сыгылып торсын, бюджетларына зыян килмәсен өчен җирле авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр бөтенесен дә эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International