12нче декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне.

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Конституция көне – Россиянең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе. 1993нче елда бөтенроссия референдумында илебезгә яңа төсмер бирүче Конституция кабул ителде. Ул властьларның ачык бүленешен, аларның алмашынуының килешүле механизмын билгеләде, Федерацияне ныгытты һәм нигездә ил тарихында турыдан-туры эш итүче төп закон булып, россиялеләргә хокук һәм ирек офыкларын ачты. Сәламәтлекне ныгытуга, белемгә, сүз ирегенә хокуклар регламентланып кына калмаган, ә гарантияләнгән. Конституциябезнең төп принциплары илебезнең тотрыклы үсешен, дәүләтнең нигезле икәнен гарантияли. Россиядә барлык законнар Конституциягә каршы килмәслек итеп эшләнә. Төп закон кабул ителгәннән соң узган елларда илебез, рес пуб ликабыз, шул исәптән районыбыз социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсештә зур үзгәрешләр кичерде. Икътисадтагы уңышларыбыз яңадан-яңа башлангычлар һәм аларны гамәлгә ашыру өчен уңай мөмкинлекләр ача. Конституция нигезендә мөһим социаль программалар гамәлгә ашырыла, тормышыбызга яңа технологияләр актив үтеп керә, гражданнарыбызның иҗади сәләтләрен ачу, төрле милләт вәкилләренең татулыгын, дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла. Хокукларыбыз безгә бурычлар да йөкли. Барыбыз да күпмилләтле илебезнең киләчәге өчен җаваплылык тоеп, Конституция нормаларын белергә, ихтирам итәргә һәм үтәргә бурычлы. Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Конституция көне белән котлыйм. Исәнлек-саулык, иминлек, бәхет, күңел көрлеге һәм матур тормыш телим. Илебезнең төп Канунының һәр маддәсе үтәлсен, Конституция халыкка хезмәт итсен. А.П. ИВАНОВ, муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International