Икенче ел рәттән–икенче.

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Соңгы елларда муниципалитет хезмәткәрләренә дә “тынгылык” юк. Эшләре бетмәс-төкәнмәс булуы өстенә төбәгебез данын төрле республика дәрәҗәсендә үткәрелгән спорт ярышларында да якларга туры килә. Бүген аларны йөгерү, чаңгы юлларында, стадионнарда, ипподромда һәм шәһәрдәге башка спорт корылмаларында еш очратсагыз, болар спорт объектларының эшчәнлеген тикшерәләр, ахрысы, дип гаҗәпләнә күрмәгез тагын. Алар да, алдагы ярыш-бәйгеләргә әзерләнү максатында, күнегүләр уздырып, үзләренең осталыкларын арттыралар, физик көчләрен ныгыталар. Бит спортта уңышның нигезе булып һәрдаим күнегүләр үткәрү тора. Моның шулай икәнлеген безнең районның муниципаль хезмәткәрләре инде ничәнче ел рәттән дәлилләп киләләр. Быел да Спартакиада сезоны начар башланды, димәс идем. Узган атнада Казанга барганчы, төбәгебез чаңгычылары ел башында чаңгыда узу һәм хатын-кызлар волейболында өченче урыннарны яуладылар, аннан соң эстафетаны футзалчыларыбыз кабул итеп алды. Аларның дүртенче урын алуларын да уңышка санарга кирәктер. 2-3нче ноябрь көннәрендә бездә ир-атлар командалары арасында волейбол ярышлары үтте. Анда безнекеләргә тиңнәр булмады. Ниһаять, башкалабыз Казанда Спартакиаданың калган төрләре буенча бәйгеләр узды. Аларда яулаган уңышлары белән муниципалларыбыз гомумкоманда беренчелегендә быел да пьедесталның икенче баскычына күтәрелделәр. Узган ел да шундый ук нәтиҗәгә ирешелгән иде. Соңгы елларда беренчелекне беркемгә дә бирергә җыенмаган Саба районының муниципаль хезмәткәрләре бездән биш балл белән генә өстенлеккә ирештеләр. Ә өченче урынга чыккан балтачлылар бездән 13 баллга калыштылар. Муниципаль хезмәткәрләребез акрынлап кына булса да сабалыларның үкчәләренә басып килә. Алдагы сезоннарда аларның гомумкоманда беренчелеген отачакларына шигебез юк. Казанда нинди уңышларга ирешелде соң? Башкалабызның “Акчарлак” йөзү бассейнында район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Никитин, торакны бүлү һәм исәпкә алу буенча сектор мөдире Инзил Сәләхетдинов һәм район финанс-бюджет палатасы хезмәткәре Гөлфия Хуҗаҗанова 4х50 метрлы эстафетада төп көндәшләре булган сабалыларны 10 секундка калдырып, беренче урынны яуладылар. Йөгерешчеләребез дә үзләренең зур тизлектә йөгерүләрен исбатладылар. 4х100 метрга эстафеталы йөгерүдә район башкарма комитетының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча сектор мөдире Ландыш Шәйхетдинова, әлеге сектор белгече Юлия Алексеева, Ростехнадзор белгече Илнур Сафин һәм Уразбахты авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәйхетдинов иң яхшы күрсәткечкә ирештеләр. Район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин әйтүенчә, безнекеләр үз төркемнәрендә эстафетада җиңү яулаган Казан командасы күрсәткеченнән бер генә секундка калышканнар. Димәк, безнең спортчыларыбыз җитди көндәшләр белән дә “бил алышырга” сәләтле, дигән сүз. Район мәгариф бүлеге мөдире Илдус Габдрахманов, район финанс-бюджет палатасы мөдире Алесей Сергеев, палата белгече Айсылу Кузьмина составындагы командабыз да өстәл теннисы буенча матур уен күрсәтеп, җиңүгә иреште. Борынгы спорт төре шахмат бәйгесендә район башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы мөдире Айгун Велиева белән Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин составындагы командабыз өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International