Шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәпнең педагог-оештыручысы Алина Хәйретдинова педагогик хезмәткәрләрнең “Кеше тәрбияләү” Бөтенроссия конкурсы финалына узды. Моннан берничә көн элек иң яхшы педагоглар илебезнең 21 төбәгеннән, Мәскәүдәге Н.Э.Бауман исемендәге МГТУга җыелдылар. Ике көн дәвам иткән конкурс сынауларында алар үзләренең челтәрле контентларын булдырырга һәм реализацияләргә тиеш булдылар, тәрбия вакыйгасын авторлык эшләү буенча экспертлар белән әңгәмә уздырдылар, кейслар төзеделәр, текстлы проблемалы ситуацияләрне чиштеләр. Сөйләшү мәйданчыгы кысаларында заманча нәтиҗәле тәрбия киңлеге моделе турында фикер алыштылар. Конкурста катнашкан һәркем аңардан иҗади шатлык һәм тәрбия өлкәсендә яңа идеялар белән таралышалар. Сәләтле педагогка яңа җиңүләр, югары үрләр телибез.