ТӨП ЗАКОНГА ЧИРЕК ГАСЫР.

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Сишәмбе көнне барлык россиялеләр дә Россия Конституциясе көнен билгеләп уздылар. Мәгълүм булганча, илебезнең яңа тарихындагы әлеге төп закон моннан 25 ел элек кабул ителгән иде. Шушы вакыйганы районыбызда да зурлап уздырдылар. Район мәдәният йортына җыелганнарны районыбыз башлыгы Анатолий Иванов бәйрәм белән котлады. Соңыннан ул 14 яшьләре тулган сигез яшүсмер кызга һәм малайга паспортлар тапшырды. Әлеге көнгә багышлап үзешчән сәнгать осталарыбыз концерт программасы әзерләгәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International