2 декабрьдә КФУның Алабуга институты ачык ишекләр көне үткәрә.

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу көнне абитуриентлар, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары уку йорты укытучылары, профессорлар һәм факультет деканнары белән очраша алачак.

Ачык ишекләр көнендә институтка керү шартлары турында тулырак белергә мөмкин. Кабул итү комиссиясе хезмәткәрләре кызыксынучыларга бу турыда тулы мәгълүмат бирәчәк.

Биредә һәркем уку йортының тарихы белән якыннанрак таныша һәм студентлар тормышын үз күзләре белән күрә алачак.
Ачык ишекләр көне 09.00 сәгатьтә башлана. КФУның Алабуга институты адресы: Казан урамы, 89 нчы йорт.

Белешмәләр өчен телефон: 8(85557) 7-55-62.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International