Шәһәрдәге 3нче санлы мәктәптә ата-аналар комитетларының “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының муниципаль этабы узды. Өч номинациядән торган бәйгедә районыбызның җиде командасы катнашты. Алар мәртәбәле жюри хөкеменә визит карточкасы, гаилә белән мәктәп арасындагы дуслыкны чагылдыручы проект, күргәзмә тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә, шәһәрдәге 1нче санлы мәктәпнең ата-аналар комитеты командасы җиңүче булды һәм ул районыбыз данын конкурсның республика этабында яклаячак.