29 ноябрьдә көндезге сәгать 10нан 1гә кадәр “Бердәм Россия” сәяси партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү пунктында (Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 31/7 йорты адресы буенча) Татарстан Республикасында Социаль иминият фонды тарафыннан тәкъдим ителүче дәүләт хезмәтләре буенча гражданнарны кабул итү оештырыла.
Кабул итүне Татарстан буенча РФ Социаль иминият фонды бүлеге идарәчесе Рамил Ринат улы Гайззатуллин үткәрә. Белешмәләр өчен телефон: 3-34-28.