«Алтын йөзлек» республика конкурсын үткәрү планлаштырыла.

2018 елның 23 ноябре, җомга

Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезгә 15 ноябрьдән 14 декабрьгә кадәр, Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган, «Алтын йөзлек» республика конкурсын (алга таба - Конкурс) үткәрү планлаштырылуы турында хәбәр итәбез.

Конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2013 елдан бирле үткәрелә һәм Татарстанда бизнесны үстерүгә, эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм җәмгыятьтә эшкуар статусын күтәрүгә юнәлдерелгән. Конкурста  үз эшчәнлекләре белән икътисадның төрле тармаклары үсешенә зур өлеш керткән уңышлы эшләп килүче эшкуарлар җиңеп чыгачак. Оешма эшчәнлегенә  партнерлар, профильле министрлыклар,  иҗтимагый оешмалар  вәкилләре кергән эксперт комиссиясе  тарафыннан  бәяләмә биреләчәк. Конкурста катнашу өчен эшмәкәрләргә  http://100rt.ru сайтында алдан теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International