2015нче елда безнең музей икенче тапкыр “туды“. Беренче каттагы иске стеналар, витриналар һәм шкафлардан кисәк кенә өч катны тутырырлык бай экспонатлар пәйда булуына гаҗәпләнмәгән кеше калмады. Элегрәк без нәрсә күрә идек? Бөек Ватан сугышы экспозициясе, бераз Гражданнар сугышы, революциягә кадәрге вакыйгалар һәм бүгенге тормыш. Музей бинасында соңгы елларда булмаган кеше хәзер барып керсә, исе китәчәк. Залдан залга йөргәндә Бөек Болгар дәүләте, шәһәребезнең барлыкка килүе, революция еллары, Беренче бөтендөнья сугышы, Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы еллары... Барысы да үз урынында. Бүлмәләр зур түгел, тик бик уңайлы, экспонатлар тирән эчтәлекле, кызыклы, гаҗәпләнерлек итеп урнаштырылган. Үзеннән-үзе: “Болар элек кайда булган соң?“ – дигән сорау туа. –Без башкаладан музей белгечләре килгәнче үк, үзебезнең Гөләндәм Давыдова, Минзилә Садриева белән һәр бүлмәне карап, нәрсәне кайда урнаштырырга мөмкин булганын барлап, йөреп чыктык. Бик зур игътибар һәм фидакарьлек сорый торган хезмәт бу: детальләргә артык игътибар бирмичә, концепцияне саклап, экспозицияләр тудыру. Барысы да уңышлы килеп чыкты: музейга беренче тапкыр килүчеләр шакката; үзебезнең җирлектә яшәүчеләр аны кабат ача, яңадан-яңа мәгълүматлар туплый; экспонатлар музей хезмәткәрләре өчен дә кулай урнашкан. Мамадыш районының тарихын, анда тирән эз калдырган кешеләре язмышын мәңгеләштерү эшендә Гөләндәм Давыдованың өлеше гаять зур. Ул үз эшен “бишле“гә башкара. Музей эше өчен янып-көеп йөри. Аның Беренче бөтендөнья сугышында катнашучы якташларыбыз, балалар бакчалары тарихы, комсомол хәрәкәте, район оешмалары, туган як тарихы турында укучыларга сөйләгән лекцияләре, шәһәребез кунакларына үткәргән экскурсияләре иң беренче чиратта аның архивларда казынып үзе эзләп тапкан максатчан, мөстәкыйль эзләнүләренә нигезләнгән. Районныкында гына түгел, республика, һәм федераль дәрәҗәдә дә. Күргәзмәләр аның катнашыннан башка узмый, чөнки безнең Гөләндәм кайсы экспонатны кайда урнаштырырга кирәклеген төгәл белә. Ул – “аяклы энциклопедия“: вакыйгаларны, даталарны һәм кешеләрне анык хәтерли, - ди музей директоры Светлана ИШПАХТИНА. Хезмәткәр турында бик күркәм фикер. Чыннан да, Гөләндәм Гарәфетдин кызы белән бер тапкыр аралашкан кешеләр, аның бик төгәл булуы белән килешерләр. Шушы кечкенә генә буйлы ханымның гыйлемлелегенә, энергиясе ташып торуына, һәрчак елмаюлы йөзенә, җор теленә шаккатасың. Бер ел элек прп.Ксения Римляныни храмы, безнең редакция белән берлектә, үзенең 135 еллыгына карата конкурс игълан итте. Гөләндәмнең эзләнү эшләре беренчелекне яулады. Ул аның белән ял көне мәктәбендә өлкәннәр һәм кече яшьтәгеләр аудиторияләре каршында чыгыш ясады. Әлеге хезмәттәге тарихи фактларга нигезләнгән уникаль мәгълүматлар, кешеләр турындагы фактлар һәркемдә зур кызыксыну тудырды. Белгеч авызыннан сөйләнгән дөреслек бүгенге көндә аеруча кыйммәт йөри, бик югары бәяләнә шул. Гөләндәм Давыдованың эзләнүләре һәм тикшеренүләре нәтиҗәсендә тормышка ашырылган проектлар сокландыра. Сөйләү генә бер хәл, ә сез музейга килеп Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, хаксыз рәвештә онытылган якташларыбызның реставрацияләнгән, зәвыклы рамнарга урнаштырылган рәсемнәрен карагыз. Бүген дә телдә булган, ишетеп белгән фамилияләр – аларның нәселләре бүген дә арабызда яши торгандыр әле. Гади солдатлар, матрослар, офицерлар, шәфкать туташлары... Аларның матур йөзләре тыныч кына, шул ук вакытта онытмаган өчен рәхмәт хисләре белән дә безгә карыйлар кебек. Мин бирегә гаиләләре белән килеп үз нәселләре каһарманнарына караучы рус, татар, керәшен, мари, удмурт һәм башка милләтләрдән булган оныкларга һәм оныкчыкларга матур көнләшү белән карыйм. Әлеге гаять күләмле эшне Гөләндәм Гарәфетдиновна Зәй шәһәрендә яшәгән күренекле һәвәскәр тарихчы мәрхүмә Рәйсә Әхтәм кызы Мартынова белән бергә башкарган. Бүгенге көндә аның җәмәгате тормыш иптәше бөтен гомерен багышлаган китапны бастырып чыгарырга әзерләнә. Анда безнең данлыклы якташларыбыз – Беренче бөтендөнья сугышы каһарманнарының да исемнәре кергән. Музей экспозициясендә тормышка ашырылган икенче тема туган төбәгебез тарихындагы “ак тапны” ача. Ул фоторәсемнәрдә, документларда безнең күренекле якташыбыз – опера җырчысы, Лев Толстой белән дус булган Николай Фигнер турында сөйли. Шунда ук Николай Фигнерның бюсты да урнаштырылган. Аның авторы – Гөләндәм Давыдованың улы Артур. Каһарманымның гаиләсе, барысы да нәрсәдән башланганы турында сөйләргә дә вакыттыр. Тумышы белән ул Яңа Комазан авылыннан, әнисе – Кәүсәрия Галиевна башлангыч сыйныфлар укытучысы була, әтисе Гарәфетдин Гайфетдинович кызга биш яшь булганда үлә. Биш баланы әнисе үзе генә олы тормыш юлына чыгара. Алар барысы да белем алып, тормышта үз урыннарын табалар. Әдәбиятны яраткан Гөләндәм, мәктәп тәмамлагач, Алабугадагы мәдәни-агарту училищесына укырга керә. Китапханәче булу теләге дә тормышка аша. Кыз хезмәт юлын Зур Шыя авылы китапханәсендә башлый. Күп белүе, кешеләр белән җиңел уртак тел табуы эшендә дә үз җимешләрен китерә. Беренче елда ук яшь белгеч республиканың авыл китапханәләре арасында дүртенче урынны ала. Аннан кияүгә чыгу һәм дүрт бала – Руслан, Артур, Лилия һәм Алияне алып кайту. Гаилә Мамадышка килеп урнаша, Гөләндәм туган якны өйрәнү музеенда эшли башлый. –Сөйләү, кешеләргә кызыклы әйберләрне җиткерү – һәрвакыт минем канымда булгандыр. Яз көне Россиянең төрле төбәкләреннән теплоходта сәяхәтчеләр килә, алар Татарстан, безнең шәһәр һәм район турында күбрәк белергә тырышалар. Ә мин – безнең Мамадышыбызны, изгеләр чишмәсе булган Кирмәнчегебезне, Изге касәне күбрәк кеше яратып китүен, иң матур Совет урамындагы музеебызга яңадан әйләнеп кайтуларын телим. Бер генә туристның да Мамадышта карарлык әйбер юк, дип әйткәне юк әле, киресенчә, тарихи һәм истәлекле урыннарыбызга, матур табигатебезгә сокланып китәләр. Андый сүзләрне үземә дә бик күп тапкырлар ишетергә туры килде. Гөләндәм Гарәфетдиновнаның киләчәккә планнары, кыю проектлары турында озаклап һәм мавыктыргыч итеп сөйләргә мөмкин. Туган төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте төзергә, һәйкәлләрдә Николай Фигнерны, Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында ватан өчен гомерләрен биргәннәрне мәңгеләштерәсе бар. Монда тагын минем каһарманымның улы Артурны искә төшерергә кирәк. Ул – вакытында композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган, 11нче сыйныфны тәмамлаганда берүзе сызымнан БДИ тапшырган, хәзер инде чын скульптор. Югары белем алудан тыш, аның иңнәрендә – Мәскәүдә һәм чит илдә стажировка узу, армый-талмый үзлегеннән белемен күтәрү һәм эшләү... Ана белән улының иҗади тандемы мәңгелеккә хәтер калдыруда үзенең уңай ролен уйнар. Күп вакыт та узмас, без якташ скульпторыбыз иҗат иткән һәйкәлләрне күреп сокланырбыз. Алар Гөләндәм Гарәфетдиновна эшен киләсе буыннарга җиткерерләр.