Синоптиклар томан хэм бозлавык турында кисэтэ.

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча иртәгә, 23 ноябрьдә болытлы һава торышы күзәтелә. Төнлә һәм көндез томан һәм бозлавык фаразлана. Казанда синоптиклар төнлә болытлы һава торышы көтелүен хәбәр итә. Урыны белән юеш кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көчле, секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Томан, юлларда урыны белән бозлавык, дип кисәтә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International