Инвалид балаларга нинди ташламалар каралган.

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Инвалидларга социаль ярдәм чаралары «Россиядә инвалидларны социаль яклау турында»гы 181нче закон нигезендә (2005 елның 24 ноябреннән гамәлдә), билгеләнә. Әлеге федераль закон буенча инвалид балалары булган гаиләләргә социаль яклау органнары тарафыннан торак биналарга һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә 50 процентлы субсидия-ташлама билгеләнә: –наем нигезендә алынган торак һәм аны тоту өчен, күп фатирлы йорт булганда, торак мәйданыннан чыгып аның белән идарә итү, йортның уртак милкен төзекләндерү, агымдагы ремонт; салкын, кайнар су, канализация, электр уты, җылылык өчен түләгәндә; –исәпкә алу приборлары булмаганда, коммуналь хезмәтләрне куллану нормативларыннан чыгып билгеләнгән түләүләр буенча; –үзәк җылыту системасы булмаган өйләрдә яшәгәндә – норма кысаларында сатып алынган һәм кайтарылган ягулыкка түләгәндә; –күпфатирлы йортларда яшәгәндә – күпфатирлы йорттагы гомуми милеккә капиталь ремонт чыгымнарын түләгәндә. Югарыда телгә алынган субсидия-ташламалар инвалидның яшәү урынындагы Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекчәсенә тапшырылган гариза буенча билгеләнәләр. Татарстан Министрлар Кабинетының “Башкалар тарафыннан карауга (ярдәмгә, күзәтүгә) мохтаҗ булган инвалид балаларга айлык өстәмә түләүләр турында”гы 188нче санлы 2012нче ел 7нче март карары нигезендә, 18 яшькә кадәрге даими карауга мохтаҗ инвалид балаларга һәр гаиләнең уртача айлык кеременең 8298 сумнан аермасы күләмендә айлык түләү билгеләнә. (Мәсәлән, гаиләнең бер кешегә уртача айлык кереме 7000 сум чыга икән (8298 – 7000), ул 2298 сум билгеләнә.) Айлык түләүләр билгеләнсен өчен, Республика матди ярдәм үзәгенең райондагы бүлекчәсенә түбәндәге документлар тапшырырга кирәк: –айлык түләүләр билгеләү турында гариза; –инвалид баланың даими карауга мохтаҗ булуы турында “Татарстан Республикасының медик-социаль экспертизасы баш бюросы” федераль казна учрежденисе тарафыннан бирелгән билгеләнгән формадагы белешмә, яки инвалид баланың үз-үзенә хезмәт күрсәтүгә өченче дәрәҗә чикләү булуы турында шәхси реабилитация яки абилитация программасының күчермәсе; –гаилә әгъзаларының соңгы өч айдагы керемнәрен раслаучы белешмә. Мөрәҗәгать итү өчен адрес: Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 10нчы йорт. Телефоннар: 3-29-82, 3-22-83.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International