Ул шушы араларда гына Яр Чаллы шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән “Взаимная помощь” җәмгыяте типографиясендә басылды. Анда авторның кече яшьтәге балаларга багышланган утыздан артык шигыре тупланган. Алар әти-әнигә, туганнарга, күршеләргә, дусларга, туган җиргә, туган йортка, табигатькә мәхәббәт хисләре белән сугарылганнар. Шигырьләр төсле рәсемнәр белән дә тулыландырылган. “Күрше кызы” – Рафаил Газизнең унсигезенче китабы. Аны бастыруда мунициапаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, эшмәкәрләр Ришат Госамов, Илфат Хаҗиев, Петр Рязанов хәйрия ярдәмнәре күрсәткәннәр.