Иртәгә Татарстанда буран, бозлавык һәм томан көтелә.

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Иртәгә Татарстанда буран, бозлавык һәм томан көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

21  ноябрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә яңгыр, юеш кар, ә кайбер районнарда бозлы яңгыр явачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шулай ук буран, томан һәм бозлавык хакында кисәтә. Юлларда кар көртләре хасил булырга мөмкин.

Көндез Татарстан башкаласында юеш кар көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шулай ук төнлә Казанда урыны белән бозлавык, томан булачагы, көндез буран чыгачагы хакында хәбәр итә.

Республикада җилнең тизлеге секундына - 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International