2019нчы елда да шәһәрдә үзарасалымны 300әр сум түлиячәкбез. Аннан беренче төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларның толлары, тыл хезмәткәрләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары – тулысынча азат ителәләр. Ә югары һәм махсус уку йортларының көндезге бүлекләрендә укучы студентлар 50 процентын гына түләячәкләр. Ул акчалар шәһәрне электр белән тәэмин итү линияләренә ремонт һәм реконструкция ясауга, шәһәр пляжын төзекләндерүгә тотылачак. Мамадышта төзекләндерү, ремонт эшләре болар белән генә чикләнмәячәк, билгеле. “Шәһәребездә игътибар сорый торган урамнар бик күп әле. Апрельдән башлап, бөтен урамнарны да ремонтларга кирәк. Грейдер белән тигезләп, вак таш салырга мөмкин. Киләсе елда ук моңа тотынмасак, кабат күбрәк акчалар кирәк булачак”, – диде муниципаль район һәм шәһәр Советы рәисе Анатолий Иванов. Киләсе елда Совет урамын төзекләндерү буенча да киң колачлы эшләргә старт биреләчәк. Социаль челтәрләрдә андагы таштан өелгән рәшәткәләрне калдырыргамы-юкмы, дигән тавыш бирү дә барды. Күпчелек аларны калдыру яклы. Калдырсаң, аларны әледән-әле ремонтлап торырга туры киләчәк. Утырышта ул турыда да сөйләшү булды.