Казанда «Бала хокук д а и р ә се н д ә» - «Р е б е н о к в мире прав» мәгълүматый-социаль видеороликларның бишенче республика конкурсына йомгак ясалды. Быел ул балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләр оешуның 100 еллыгы уңаеннан уздырылды. Анда 6 яшьтән 30 яшькәчә яшьләр аерым, төркем һәм иҗади коллективлар составында катнаштылар. Призлы урыннар алучылар арасында 3нче санлы мәктәпнең “Бәхетле балалар” балалар иҗтимагый оешмасы да бар. Укучылар Алина Хәсәнова, Евгения Григина һәм Рузилә Мөбарәкшина конкурска “Һәр бала хокукка ия” исемле эш тәкъдим иттеләр