Кышын балык тоту – мавыктыргыч шөгыль, дигән фикер белән барлык кеше дә килешеп бетмәскә мөмкин. Бер танышым Михаил әйтмешли, бер тапкыр барып, боз өстендә балык тотуның рәхәтлеген тоеп карау да җитә, шуннан соң сине боз үзенә тарта да тора инде. –Кышын балык тоту – ул дәвалап булмый торган чир, – ди ул. – Мин кечкенәдән җәйге айларда авылдан Нократка барып балык тотарга ярата идем. Башта әтием белән, үсә төшкәч иптәш малайлар белән йөрдек. Ә кышын балык тоту белән әле ун ел чамасы гына шөгыльләнәм. Мин читкә китеп эшлим. Елның теләсә кайсы фасылында да командировкадан кайтканның икенче көнендә үк бөтен “җиһазларымны” алам да, Нократка китәм. Аны боз каплап, ул ныгыганчы Яковка авылы янындагы күлләргә йөрим. Кышын балык тоту – минем өчен ял ул. Физик арганлыкка карамастан, боз өстендә балык тотканда яңа көч һәм әхлакый канәгатьләнү хисе кичерәсең. Кышкы балык тотучыларның кайсысыннан гына сорасаң да, җан тарта, диләр. Кырык елдан артык балык тоту стажы булган Илья да: –Мин бу шөгыльдән тәм табам, минем өчен балыкка бару – үзгә бер бәйрәм кебек. Отпуск ялын да кыш көне алырга тырышам. Аннары бозга кайчан керергә кирәклеген чын балыкчы һәрвакытта да белә. Бүгенге көндә инде боз җитәрлек калынлыкта. Шулай булса да сакланырга кирәк. Мин үземнән тимер таягымны бер дә калдырмыйм. Таяк белән бозга сугып, аның калынлыгын белергә мөмкин. Юкарак урында тавыш бер төрле яңгыраса, калынрак җирдә – икенче тавыш ишетәсең. Боз өстенә су калыккан, яр буенда чишмә бәреп торган урыннарны читләтеп үтсәң, сиңа берни дә янамаячак, – дип сөйли. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк: бу мавыгу башбаштаклык аркасында куркыныч, хәтта фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Балыкчыларның күпчелеге, минем белән мондый хәл булмас, дияргә ярталар. Ә менә МЧС хезмәткәрләре мондый фикер белән килешмиләр. Аларның, бозга аның калынлыгы 10 сантимердан ким булган урыннарга кермәскә кушуларына колак салу зыян итмәс. Аннары бер-берләренә 5-6 метрдан ким аралыкта утыру да тыела икән. Бозга аяк басар алдыннан, аның кырыеның ныклыгын тикшерү комачау итмәс, диләр коткаручылар. Ә инде спиртлы эчемлек кулланып, балыкка төшүчеләр үзләренең тормышларын куркыныч астына куячакларын исләреннән чыгармасыннар. Шуңа күрә, су объектларында кешеләрнең гомерләрен саклау кагыйдәләрен бозганнарны административ җаваплылык көтә. –РФ КоАПның 3.10нчы маддәсенә (2нче өлешенә кагылышлы очраклардан башка) битараф караган гражданнарны кисәтү яисә 1500 сумнан алып; вазыйфалы затларны 4-5 мең; юридик затларны 40-50 мең сум күләмендә штраф көтә. Әгәр бозның калынлыгы 7 сантимердан ким булган су объектларына җәяү яисә техника белән керәсең икән, штраф күләме арта: гражданнарга –1500-2000, вазыйфалы затларга – 5000-7000, ә юридик затларга 50000-70000 сумга кадәр. Шуңа күрә су объектларында гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр алуга, яисә аларның шаһите булсагыз, РФ ЭЭМның Мамадыш районы буенча бүлегенә (885563) 3-14-65 яки 112 номерлары буенча шалтыратырга кирәк, – ди РФ ЭЭМның Мамадыш районы буенча бүлеге штабы инспекторы Гөлнара Сәхаева.