Түбән Ушмада беренче бюллетеньне шушы ук авылда яшәүче, шәхси эшмәкәр Әмир Хәсәншинның ипи пешерү цехында эшләүче Рәзинә Әхмәтшина, аның артыннан ук бюллетенен урнага хезмәт ветераны Рәйсә Минһаҗева салды. 1873нче сайлау участогына Түбән Ушма һәм Хафизовка авыллары керә. Алдан тавыш бирүдә катнашучы булмаган. –Өйдә тавыш бирергә егермедән артык заявка кабул иттек. Аларга күчмә урналар белән сәгать 2дән соң чыгабыз. Хафизовка авылында кырыклап сайлаучы бар, аларны автобус белән алып төшүне оештырабыз, – диде сайлау участогы рәисе Илшат Шәйдуллин. Бер сәгать эчендә референдумда илледән артык кеше тавыш бирде. Быел Түбән Ушма авыл җирлегендә үзарасалым акчасына 950 метр юл, бер километрга якын суүткәргеч линия эшләнгән, Түбән Ушмага өч гидрант көйләнгән, 72 урынга яктырткычлар, Хафизовкада электр энергиясен исәпкә алу узелы урнаштырганнар. Ә киләсе елда җыелачак акчаларга Түбән Ушмада янгынга каршы гидрантлар урнаштыруны, урам юлларына вак таш түшәүне дәвам итәргә, ике авылда да су башняларын койма белән әйләндереп алырга планлаштырганнар. –Без канәгать. Аллага шөкер! Юлларыбыз әйбәт. Утларыбыз бар, – ди Камилә Кәримова. Югары Ушмадагы 1849нчы сайлау участогы мәдәният йортына урнашкан. Сайлаучылар исемлегендә – 7 авылдан 558 кеше. Биредә активлык иртәнге якта тагын да көчлерәк иде. Референдумга бәйрәм рухы биреп, мәдәният йортыннан урамга чыгарылган динамиклардан авыл өстенә җырлар агыла. Комазан урманчылыгы ирләре һәм хатыннары тавыш бирергә автобуста төшеп җиттеләр. –Бик әйбәт программа бу. Без түләгән акчага тагын дүртләтә өстиләр. Киләсе елда юлларыбызны тагын да әйбәтләрләр, дип көтәм, – диде Сәвия Арсланова. Шамил Нуриәхмәтов Яр Чаллы шәһәрендә яши. Ә пропискада Югары Ушмада икән. Референдумда катнашу өчен махсус кайткан. Ул да, әлеге үзарасалым программасыннан канәгать булуын белдереп: –Авылларга бик яхшы ярдәм, – диде. –Бездә халык сайлауларга да, референдумга да бик актив йөри. Хәсәнша, Алкин, Ак Чишмә, Иске Завод авылларыннан, Комазан урманчылыгы бистәсеннән халыкны автобус белән алып төшәбез, – диде сайлау участогы рәисе Лилия Хәсәнова. Тавыш бирүгә килүче бөтен кешене чәй эчертеп чыгардылар алар. Быел Югары Ушма авыл җирлеге программа буенча 1 миллион 50 мең сум акча тупланган булган. –Ул акчалар Югары Ушмада урам юлларын һәм су башнясын ремонтлауга һәм әйләндереп алуга, Иске Завод зиратының коймаларын яңартуга, өч авылда гидрантлар көйләүгә, Хәсәншада чишмә ремонтлауга тотылды. Иске Завод авылында зират коймасын яңартканда, ул авылда туып, читтә яшәүчеләр дә өстәмә рәвештә җитмеш мең сум акча бирделәр. Ә Хәсәнша авылы халкы, үзе өстәмә акча җыеп, мәчетне койма белән әйләндереп алды. Быел без бер миллион сум грант откан идек. Ул Комазан урманчылыгына бара торган юлга Ушма елгасы аша күпер ясауга тотылды. Ул күпер янындагы 150 метр юлга вак таш та түшәлде, – ди авыл җирлеге башлыгы Илназ Исмәгыйлов. Ә киләсе елда җыеласы акчаларга авыл юлларын грейдерлау, вак таш түшәп ремонтлау, Алкин авылы зиратын әйләндереп алу кертелгән. Шәһәр халкы да референдумда активлык күрсәтте. Көндезге 10нарга сайлау участокларында халык референдум бюллетеньнәрен чират торып ала иде инде. Җыелган акчалар Мамадышыбызны һәм авылларыбызны тагын да ямьләндерүгә һәм төзекләндерүгә хезмәт итсен!