Җирлек территориясе буенча да, составына кергән торак пунктлары саны буенча да районда эреләрдән санала. Иске Заводтан Хәсәншага иске Казан юлыннан гына да җиде километр юл узарга кирәк. Беркемгә сер түгел, төбәк соңгы елларда юлсызлыктан, авыллары урамнарының чокырлы-чакырлы булуыннан интекте. Үзарасалым акчасы җыю программасы кертелгәч, бу юнәлештә боз кузгалды, дисәк тә була. Агымдагы елда халыктан һәм бюджеттан бүлеп бирелгән 1050 мең сум акчаның 570 меңе Югары Ушма авылында 300 метр озынлыктагы урамнарны рәтләргә тотылган, 160 меңе шушы ук авылдагы су башнясы урнашкан территорияне әйләндереп алуга сарыф ителгән. Иске Завод авылындагы зират та бу көннәрдә зур үзгәрешләр кичерә. Аның территориясендәге агачларны кисү бара. Фират Хәсәнов, Әлфәт Котдүсов, Азат Карамиев, Тәлгать Габдрахманов, Ринат Ганиев, агачларны зираттан чыгарганда каберләргә, чардуганнарга зыян китермәс өчен, барлык саклык чараларын күрәләр. Агачларны Югары Ушма авылы имамы Илнур Төхвәтов ега. Шул ук вакытта зират территориясен койма белән әйләдерү дә алып барыла. Монда 105 мең сум үзарасалым акчасыннан тыш, Иске Завод авылыннан чыккан якташлары, шушы торак пунктында яшәүчеләр өстәмә рәвештә тагын 70 мең сум акча җыйганнар. Җирлектә югарыда телгә алынган эшләрдән тыш, Хәсәншада чишмә территориясе төзекләндерелгән. Бу авыл мәчетендә җыелган сәдака акчасына иман йорты тирәсен заманча материалдан койма белән әйләндереп алганнар. Шушы көннәрдә бу авылда, Алкинда һәм Комазан урманчылыгында гидрантлар урнаштырачаклар. Соңгысында су сыемын рәтләргә планлаштыралар. Авыл җирлеге агымдагы елда бер миллион сум грант та откан иде. Аның акчасы Югары Ушма белән Комазан урманчылыгы арасындагы Ушма елгасы аркылы күпер салуга юнәлдерелгән. Шулай итеп, яз саен диярлек язгы ташуларда агып китә торган агач күперне таштан салганы алыштыра. Эш төгәлләнеп килә инде. Күпер тирәсендәге 150 метр чамасы юлга таш та түшәлә. Әлеге күперне салучы “ПМК-10” Мелиорация” оешмасы яңа объектны кыска вакыт эчендә төзеп бетергән. Хәзер аннан техникалар рәхәтләнеп йөриячәк. Кызганычка каршы, мондый рәхәтлек ике авыл арасындагы бөтен юлда да түгел шул. Өч километрга сузылган арада урыны-урыны белән тирән чокырларга тап буласың. Шуңа күрә киләсе елда үзарасалым акчасының зур өлешен авыллардагы урамнарны, торак пунктлары арасындагы юллардагы начар участокларны рәтләргә юнәлтмәкчеләр. Калган акча Алкинда зират территориясен әйләдереп алуга, Югары Ушмада бер гидрант урнаштырырга тотылачак.