Мамадыш район электр челтәрләре предприятиесенең хореография коллективы эшләүче яшьләр иҗатының “Наше время – безнең заман” ачык телевизион фестиваленең “Хореография” номинациясендә өченче урынны яулады. Мондый уңышка алар 33 номер арасындагы иҗади көндәшлектә ирештеләр. Фестивальнең суперфиналы шушы көннәрдә Казанның “Пирамида” комплексында узды. “Составында өч хатын-кыз һәм алты ир-егет булган ансамблебез жюри хөкеменә “Бервакыт инеш буенда” исемле удмурт биюен тәкъдим итте. Хореограф Роза Галкинаның зур хезмәте, эштән соң, ял көннәрендә дә бертуктаусыз репетицияләр уздыру нәтиҗәсендә бию хәрәкәтләре шомарды, артистлык, биюнең чын асылын ачып бирә алдык. Бу фестивальдә коллектив икенче мәртәбә катнаша инде. Узган ел аның зона этабында җиңү белән генә чикләнсәк, быел исә тагын да биегрәк үр яулау бәхетенә ирештек. Җитәкчебез Рафаэль Абдрахмановның ярдәме, безнең булдыра алуыбызга ышанычы зур әһәмияткә ия“, – ди Мамадыш район электр челтәрләренең техник аудит буенча инженеры, цех комитеты рәисе Айрат Вәлиев. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: коллективта үз эшләренең менә дигән осталары гына түгел, иҗатны сөючеләр – биючеләр, ихтыяр көченә ия булган спортчылар да хезмәт куя.