“ЯХШЫ” БИЛГЕСЕ КУЕЛДЫ.

2018 елның 16 ноябре, җомга

Әлеге чара 16нчы ноябрь көнне иртәнге алтыда башланды. Бу вакытта уңай булмаган һава торышы шартларында район территориясендә электр линиясе өзелә һәм бу биш торак пунктын – Красная Горка, Беляев Починок, Каменный Починок, Максим Починок авылларын һәм “Мамадыш” совхозы бистәсен, социаль әһәмияттәге объектларны электр энергиясеннән мәхрүм калуга сәбәпче була. Озак та үтми Мамадыш муниципаль кизү-диспетчерлык пунктына бу турыда хәбәр алына. Бу турыда тиешле хезмәтләргә хәбәр ителә. Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетында гадәттә тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча утырыш уздырыла. Соңыннан район электр челтәрләре предприятиесендә электр линиясендәге аварияне бетерү өчен җәлеп ителәсе бригадаларның, махсус техникаларның гадәттән тыш хәлләргә ничек әзерләнүләренә бәякуелды. Аннары стадион-ипподром янында һава торышының начараюы (көчле кар, буран, бозлавык) аркасында юл-транспорт һәлакәте белән бәйле практик чара да оешкан төстә узды. Гадәттән тыш хәлләр, “Ашыгыч ярдәм” хезмәтләре, янгын сүндерүчеләр, ЮХИДИ һәм башка хезмәтләр мондый очракта ниләр эшләргә кирәклеген күрсәттеләр. Барысы да тиз, оператив башкарылды: зыян күргән автомобильдән үле водительне чыгару, авария нәтиҗәсендә ут капкан машинаны сүндерү, зыян күргән пассажирга беренчел медицина хезмәте күрсәтү, ЮХИДИ инспекторларының һәлакәт булган урындагы гамәлләре. Өйрәнү кысаларында Красная Горка авылында урнашкан “Өмет” приютында янгын куркынычсызлыгын үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан афәтне бетерү буенча практик чараларга да уңай бәя куелды. Чараларга бәя биреп, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең гражданлык яклавы идарәсе начальнигы Илдар Гыйбадуллин: –Бу өйрәнүләрне без 2018нче елда Татарстан Республикасында гражданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгында һәм кешеләрнең судагы куркынычсызлыкларын тәэмин итү буенча төп чаралар планы нигезендә уздырдык. Менә шушы план нигезендә без шәһәр-районнарның әзерлеген тикшерәбез, өйрәнүләр алып барабыз. Мамадышлыларның әзерлекләр дәрәҗәсе югары, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, бүгенге команда әзер, дияр идем,– диде. Мәгълүм булганча, гадәттә тыш хәлләр югарыда телгә алынган очраклар белән генә чикләнми. Алар күп төрле. Кайберләрен табигать “бүләк итсә”, икенче бер афәтнең килеп чыгуына без, кешеләр, үзебез дә гаепле. Менә шуларны кисәтү һәм бетерү өчен җаваплы хезмәтләрдә эшләүчеләргә, махсус техникаларга гел урыннарында гына торырга язсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International