Аның максаты – эчке эшләр органнары тарафыннан салынган административ штрафларны түләттерүнең нәтиҗәлелеген арттыру. “Аның кысаларында бүлек хезмәткәрләре, суд приставлары белән берлектә, максатчан чаралар уздыралар. Мәгълүм булганча, вакытында штраф түләнмәгән очракта РФ КоАПның 20.25нче маддәсе нигезендә, түләнмәгән штрафтан ике мәртәбә артыграк суммада (1000 сумнан ким булмаган) түләтү яисә 15 тәүлеккә административ арест салу, яки 50 сәгать мәҗбүри эшләр каралган. Уңайсыз хәлдә калмас өчен, бурычлыларга аларны тизрәк каплау отышлырак булыр. Килеп туган сораулар була калса, административ закончалык инспекторына 3-24-94 телефоны буенча шалтыратырга кирәк,” – ди РФ Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге штабының планлаштыру һәм контроль анализы инспекторы Гөлнара Сәхаева.