2018нче елның 1нче гыйнварыннан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык пособие түләнә башлавы турында барыбыз да хәбәрдар. Республикабызның авыл җирлекләрендә яшәп, бәби табучыларга да махсус түләүләр кертелде. Әлеге яңалыклар ел дәвамында районыбызда ничегрәк юл яруы турында сорауларыбызга 27нче санлы республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Мамадыш муниципаль районындагы бүлеге мөдире ГӨЛНАЗ ТӘХӘВИЕВА җавап бирә.
–Гөлназ Мансуровна, “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турындагы” Федераль закон районыбызда ничегрәк тормышка ашырыла? –Район ЗАГСыннан килгән мәгълүматларга караганда, быел районыбызда 156 гаиләдә беренче бала дөньяга аваз салган. Аналарның барысына да безнең тарафтан аңлатмалар тупланган искәрмәле махсус хатлар җибәрелде. 88 ана 8490 сумлык пособиене ай саен ала. Соңгы атнада тагын 15 бала өчен хат юлланды. Телефоннар аша да һәрчак элемтәдә торабыз. Алар шушы арада безгә киләчәкләр. –Боларны алуга кемнәрнең хокуклары бар, махсус шартлары нинди? –Бу шартлар түбәндәгеләр: әнинең дә, баланың да РФ гражданлыгы булырга тиеш, шулай ук РФ территориясендә даими яшәү дә төп шарт. Өченчесе һәм төп шарт: бер кеше башына туры килә торган айлык керем 13713 сумнан артмаска тиеш. (Бу – 2017 елның икенче кварталында Татарстанда бер кеше башына яшәү минимумының 1,5кә тапкырлап билгеләнгән сумма). 2018 елда беренче балага тәгаенләнгән түләүләр суммасы 8490 сумны тәшкил итә. –Пособиене рәсмиләштерү өчен кайчан, кемгә, ничек мөрәҗәгать итәргә? Нинди документлар тапшырырга кирәк? –Бала туганнан соң айлык түләүләрне сорап, 6 ай эчендә мөрәҗәгать итү зарурлыгын искәртәбез. Шул вакытта айлык түләү бала туган көннән исәпләнә. Башка очракларда – мөрәҗәгать кергән көннән. Беренче балага тиешле айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен яшәү урыннарындагы социаль яклау органнарына түбәндәге документларны китерү сорала: баланың туу (уллыкка алу) турындагы таныклыгы; гаилә әгъзлаларының гариза биргән айга кадәрге 12 календарь аена бүленгән керем турындагы белешмәсе; банкта ачылган счет реквизитлары; компенсация билгеләүгә мөрәҗәгать итүченең паспортын күрсәтүе дә зарур. –Гаиләнең җан башына уртача керемен санаганда нәрсәләр исәпкә алына? –Эшчәнлектән керемнәре (салым салынганчы булган керемнәр); студентларга, аспирантларга, ординаторларга, докторантларга, әзерлек бүлекләре тыңлаучыларына стипендияләр яисә башка түләүләр; социаль ярдәм сыйфатында түләнгән пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр; пенсияләр, компенсация түләүләре; эшсезлек буенча түләүләр; эшсез гражданнарга матди ярдәм яисә башка түләүләр; вакытлыча эшкә яраксызлык буенча, көмәнлелек буенча медицина оешмаларына иртә исәпкә баскан өчен бер тапкыр, бала тудыру буенча түләүләр; производствода бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авыруларны мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча айлык иминиятләштерү түләүләре. Гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык пособие билгеләгәндә, гаиләнең җан башына кереме гаилә әгъзалаларының гариза биргән айга кадәрге соңгы 12 аенда алынган кеременнән чыгып; исәпләү дәверендә барлык гаилә әгъзаларының кеременең уникедән бер өлешен бер гаилә әгъзасына бүлү юлы белән чутлана. Гаилә составына ата-аналар (уллыка алучылар), баланың опекуннары, балигъ булмаган балаларның атааналары, балигъ булмаган балалар керә. Шунысына да игътибар итәргә кирәк: пособие 1 елга бирелә. Балага 1,5 яшь тулганчы әлеге түләүләргә хокук турындагы документларны яңартасы була. – Бу темага кагылгач, халык телендә “бала өчен авыл акчасы“ дип йөртелгән пособие турында да аңлатып китегез инде. –Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларны бала табарга кызыксындыру максатыннан Татарстанда агымдагы елда ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан республика бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган пособие дә кертелгән иде. Хатын-кызның безгә мөрәҗәгать иткән датада, авыл җирлегендә өч ел даими яшәве шарт. 25 яшькә кадәрге хатыннар, беренче балалары туган очракта – 50, ә 29 яшьтәгеләр, өченче балалары туса, 100 мең сум акча алырга хокуклы. Безнең базадагы мәгълүматлардан күренгәнчә, 156 сабыйның якынча яртысы авылларда теркәлгән. “Авыл акчасы“ 47 гаиләгә тапшырылды. 41 анага 50 мең сум, ә алты анага 100 мең сум күләмендә пособие түләнде. Сораулар булса, мөрәҗәгать итү өчен адресыбыз: Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 10нчы йорт (3, 7нче кабинетлар). Белешмәләр өчен телефоннар: 3-34-54; 3-22-83; 3-29-82.
Әңгәмәдәш – АЛСУ СПИРИДОНОВА