Агымдагы елның 16нчы ноябрендә иртәнге сәгать 6дан 12 сәгатькә чаклы район территориясендә табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча өйрәнүләр узачак. Әлеге чара Татарстан Республикасы Мамадыш районының гражданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгында һәм су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыкларын тәэмин итү өлкәсендә 2018нче елга төп чаралар планы нигезендә уздырыла. Аңарга экстрен һәм район, Мамадыш шәһәре оешма-предприятиеләре хезмәтләре җәлеп ителәчәк. Мамадыш муниципаль районы һәм шәһәр халкына борчылырга җирлек юк.