11 ноябрь көнне арабыздан вакытсыз киткән, төбәгебезнең күренекле баянчысы, укытучы-педагог, бик күпләрне музыка сәнгатенә алып кергән Илдус Сәләховка 61 яшь тулган булыр иде.

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

11 ноябрь көнне арабыздан вакытсыз киткән, төбәгебезнең күренекле баянчысы, укытучы-педагог, бик күпләрне музыка сәнгатенә алып кергән Илдус Сәләховка 61 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Арташ авылы клубы мөдире Марсель Шәйдуллин Алабуга, Мамадыш районы гармунчыларын үз клубы сәхнәсенә җыеп, И.Сәләхов истәлегенә гармунчылар фестивале уздырды. Фестивальдә гармунчылар белән беррәттән язучы, журналист Нәзифә Кәримова, язучы Марат Закир, үзешчән җырчылар чыгыш ясады. Ш.Мостафинның И.Сәләхов истәлегенә махсус язылган шигыре кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International