ГЕР КҮТӘРҮЧЕЛӘРЕБЕЗ УҢЫШЫ.

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Биектауда узган Татарстан чемпионатында районыбызның гер күтәрүчеләре гомумкоманда беренчелегендә икенче урынны алуга ирештеләр. Светлана Ханова 63 килограммга кадәрге авырлыкта 24 килограммлы снарядны ике кулы белән 71 тапкыр күтәреп, республика чемпионы исемен яулады. Тагын бер спортчыбыз Татьяна Зыятдинова (63 кг.нан авыррак үлчәүдә) пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Ир-егетләребездән Рамил Ахунҗановка 85 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә тиңнәр булмады. Әлеге авырлык категориясендә Динар Шакиров өченче булды. Ветераннар өчен яшьләренә карап, быел кайбер үзгәрешләр кертелгән иде. 60-64 яшьлекләр – 24 килограммлы, өлкәнрәкләр исә бер потлы снарядны буйсындырырга тиешләр иде. Безнең Нургали Гобәйдуллин 24 килограммлы герне ике алымда да (ыргым һәм этеп күтәрү) иң күп күтәреп, җиңүгә иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International