Аны Коръән укып мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт ачып җибәрде. Чарага тобәгебез мәхәлләләреннән делегацияләр һәм шәкертләр командалары килгән иде. Соңгылары арасында бәйге дә үтте. Әссәләт, Әхлак, Гыйлем, Иман, Ислам чәчәкләре, Иман нуры, Фәрештәләр командалары жюри вәкилләре каршында сынау тоттылар.
Бәйрәмгә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Вадим Никитин да килгән иде. Ул балаларгаәхлак тәрбиясе бирүгә зур өлеш керткән остазларга район башлыгы һәм башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын, мөхтәсибәт тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырды.