2018 елның 2 ноябрендә социаль приютларда тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен «Минем һөнәрем» һөнәри юнәлеш бирү акциясе программасын тәмамлаучы чара узды.

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 2 ноябрендә социаль приютларда тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен «Минем һөнәрем» һөнәри юнәлеш бирү акциясе программасын тәмамлаучы чара узды.

Профакциядә катнашучылар Балык Бистәсе районының "Кулон Агро" ҖЧҖ составына керүче кайбер предприятиеләрдә булдылар, алар арасында икмәк пешерү, элеватор, машина-трактор станциясе һәм терлекчелек комплексы бар.

Кызыклы экскурсиядән соң балаларны "Минем һөнәрем" акциясе нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы узды.

Безнең “Минем һөнәрем– парикмахер” видеролигы, башка приютлар арасында беренче урын алды. Жюри балаларның эшләрен беренче урынга лаек, дип тапканга балалар бик шатландылар. Клинова Саша үзенең алга таба балалар парикмахеры буласы килүен белдерде.

Авторлар: Китаева А.С. Ибрагимова Г.М.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International