–Бу мәйданчык – районыбызның киләчәге. Монда егерме-утыз завод эшләр, дип планлаштырабыз. Бүгенге көндә Мамадыштан һәм авыллардан Алабугага, Себергә барып эшләп йөриләр. Биредә бик күп кешегә эш урыннары булачак. “Вятка” сәнәгать мәйданчыгының перспективасы бик зур. Резидентларга уңайлы җитештерү шартлары да тудырылды. Газ, электр, су кергән, канализация сузылган. Электр энергиясенә ике тапкыр кимрәк түлиячәкләр. Җире арзан. Декабрь аенда автокомплектацияләр заводы да эшләп китәчәк. Мәрмәр эшкәртү заводы салу өчен дә җир бүленде инде. Автомобильләргә куркынычсызлык каешлары җитештерү заводы да сала башлыйлар. Хәерле сәгатьтә! Рафит Ринатовичның аягы җиңел булсын! – диде районыбыз башлыгы Анатолий Иванов чәршәмбе көнне шәхси эшмәкәр Рафит Әхмәтшинның пластик тәрәзәләр һәм стрейч-пленка җитештерү буенча “Икеэр” заводын ачу тантанасында. Рафит Ринатович пластик тәрәзәләр җитештерү белән шәһәребезнең Ушма аръягындагы бер бинада 2010нче елда шөгыльләнә башлаган иде. Аларны ясап кына калмыйча, килеп үлчәп китеп, үзләре үк урнаштыралар да. Хәзер инде аның тәрәзәләре бик күп фатирларда һәм йортларда, яктылык кына түгел, оптимистик рух һәм җан җылысы да сибәләр. 2014нче елда ул стрейч-пленка җитештерүгә кереште. Полиэтилен калдыкларыннан башта гранулалар ясыйлар һәм алардан әлеге – халык хуҗалыгы өчен дә, гаиләләрдә бик кирәк булган пленка эшлиләр. Аны бик күп төрле төсләрдә чыгарырга мөмкинлекләре бар. Әлеге пленкага бөтентармакларда да сорау зур. Шуңа күрә, аны җитештерүне елдан-ел арттыра баралар. Әзер продукцияләре, Татарстанда гына түгел, бөтен ил буенча реализацияләнә. Яз көне генә “Вятка” сәнәгать мәйданчыгында шәхси эшмәкәрнең яңа заводына нигез ташы салынган иде. Кыска гына вакыт эчендә бинасы җиткерелеп, җиһазлары күчерелеп, продукцияләрен җитештерә дә башладылар. Хәзер мондый сәнәгать мәйданчыклары шактый төбәкләрдә эшләнде. Әмма безнеке – Татарстан районнары арасында иң зурысы. Мәйданы сиксән гектарлы аның. Шуңа күрә, перспективасы да зур. “Мәскәү тиз генә төзелмәгән”, – диләр. Безнең “Вятка” мәйданчыгында да бер-бер артлы заводлар калкып чыгар, яңа эш урыннары булыр. Моның өчен вакыт кирәк. Заводка фатыйхаларын бирү өчен ислам һәм провославие дине әһелләре Илһам хәзрәт белән Владимир атакай да килгәннәр иде. –Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм: “Иң күркәм эш – үз кулларың белән эшләнгән эш”, – дигән. Хәерле башлангыч булсын! Бер-бер артлы яңадан яңа заводлар төзелеп, райондашларыбызга гаиләләренә якын урында эш урыннары булып, эшләренең бәрәкәтен күреп яшәргә язсын! – диде Илһам хәзрәт. Владимир атакай да: –Безнең районыбызда кешенең тормыш хәлен җиңеләйтү өчен бик күп эшләнә. Предприятиеләребез саны да арта барсын. Хәерле сәгатьтә! – дип, иң җылы теләкләрен җиткерде. –Янәшәдә тагын җирем бар әле. Тагын бер завод салып, яңа төр продукция җитештерә башларга исәбем бар, – диде Рафит Ринатович. Әлеге сәнәгать мәйданчыгын эшләтеп җибәрү өчен, башта аның инфраструктурасын эшләргә кирәк иде. Газлаштыру мәсьәләсен хәл итү өчен, районыбыз җитәкчесе Анатолий Ивановка бик күп даирәләрнең ишекләрен шакырга туры килде. “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры, Мамадышның мактаулы гражданины Рәфкать Кантюковның булышлыгы белән, 24 километр газ линиясе сузылды. Автокомпонентлар заводында бүгенге көндә җитештерү җиһазларын монтажлау, җылылык системасын эшләү бара. Бина җылылык саклый торган заманча материаллардан җыелган. Мәйданы бер мең квадрат метрдан артыграк. Рафит Ринатовичның заводында бүгенге көндә унбиш кеше хезмәт куя. Ә автокомпонентлар заводында иллеләп кеше эшләячәк. Шулай итеп, эш урыннары булдыру мәсьәләсе дә хәл ителә башлады.