Мамадышның муниципаль хезмәткәрләре волейбол төрендә беренче.

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

“Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында ир-атлар командалары арасында волейбол ярышы булып узды. Бирегә җөмһүриятебезнең икенче төркемгә караучы 15 районыннан командалар килде.

Мамадышлылар составын район башлыгының урынбасары Ришат Сәмигуллин, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Хуҗаҗанов, шәһәр башлыгының урынбасары Айнур Әгъләмов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәргать Мозаффаров, муниципалитет хезмәткәре Айнур Галиев, Урта Кирмән, Дүсмәт, Көек-Ерыкса авыл җирлекләре башлыклары Булат Хәсәнов, Олег Павлов һәм Фидаил Шәйхетдинов тәшкил иттеләр.

Безнекеләр беренче уенда Балык Бистәсе командасын 2:0 исәбе белән җиңделәр. Икенче уенда шушындый ук исәп белән Кама Тамагы волейболчыларыннан өстен чыктылар. Апас районы командасы белән уен 2:1 исәбе белән шулай ук мамадышлылар файдасына төгәлләнде.

¼ финалда якташларыбыз Аксубай, ярымфиналда Балтач муниципалларыннан өстен чыктылар. Финалга Мамадыш һәм Байлар Сабасы командалары узды. Нәтиҗәдә, 2:1 исәбе белән спартакиаданың җиңүчесе булып Мамадыш районы танылды. Икенче баскычта Саба, өченче урында Балтач волейболчылары.

Җиңүче командаларга кубок һәм медальләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International