Хөрмәтле райондашлар! Әлеге бәйрәмнең башлангычы ерак гасырларга ук барып тоташа. Россия тарихында күпмилләтле халыкларның бердәм башкарган батырлыклары турында мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Бүгенге бәйрәм безне тагын да якынайта. Безнең районыбызда да төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Киләчәктә дә бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булып, дуслык җепләребезне өзмичә, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларыбызны уртаклашып яшик. Безнең җайга салынган эшебез, бердәмлегебез һәм иҗади энергиябез республикабызны алга таба да алгарышлар хәрәкәтенә этәрәчәгенә ышанам. Барыбызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, игелек, иминлек телим.