Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә.

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

2 ноябрьдә, төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән, шул исәптән Казанда да, томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан синоптиклары фаразлары нигезендә, төбәктә төнлә һәм иртән бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшем күзәтелми.

 

Татарстанда чагыштырмача җылы һава торышы көтелә. Төнлә 2 градуска кадәр җылы булачак. Көндез җылылык +9, +14 градуска җитәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International