Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы комиссия белән берлектә, районның мәшгульлек үзәге белгечләре “Соры базар”ны тикшерү рейдларында катнашып, ел башыннан 170 тән артык очракны ачыкладылар. Һәркем минималь хезмәт хакы күләмен, хезмәт мөнәсәбәтләренең тиешенчә теркәлүе турында хәбәрдар булырга тиеш. Инициатива ике яктан да булырга шарт.
Хезмәт хакын “конверт”та түләүче эш бирүчеләр турында хәбәрне “Халык контроле” дәүләт мәглумәт системасына, шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлык сайтына язарга, “кайнар линия” буенча 8843 557 21 13 яисә Мамадыштагы 3-22-65 телефонына шалтыратырга була.