Урыны белән җепшек кар явуы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча иртәгә, 1 ноябрьдә болытлы һава торышы күзәтелә. Төнлә һәм көндез томан һәм бозлавык фаразлана. Казанда синоптиклар төнлә болытлы һава торышы көтелүен хәбәр итә. Урыны белән юеш кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көчле, секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Томан, юлларда урыны белән бозлавык, дип кисәтә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.