Яр Чаллыда бүгенге көндә дүрт кеше кызамык белән авырый. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов шул хакта белдерде.
“Бүгенге көндә безгә тимгелле һәм йогышлы авыруга шик булган һәр баланы сырхауханәгә салырга туры килә. Контактта булган бөтен кешене сырхауханәгә салып бетерү өчен, безгә Тукай районы хастаханәсенең профилен үзгәртергә туры килде”, - диде Сергей Осипов.