Бәхет нигезен мәхәббәттә күрәләр.

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Алар икесе дә Албай төбәгеннән. Мамадышка күченеп килгәннәренә әле дистә ел чамасы гына. Үз йортлары белән яшиләр. Моның өчен Григорийга аз чабуларга туры килмәгән. Хәзер дә ул тик тормый: кулына эш табылып кына тора. Йорт хуҗасы “Азбука сыра“ җәмгыятенең “Мамадыш заводы“ филиалында хезмәт куя. Тормыш иптәше Тамара – шәһәрдәге 4нче санлы урта мәктәптә җыр укытучысы. Хәер, алар икесе дә – җырга-моңга бай кешеләр. Григорий район мәдәният йорты каршындагы “Урагай“ фольклор ансамбленә йөри. Менә дигән җырчы да, гармунчы да. Көйләр дә яза әле ул. Бер елны “Гаилә – бәхет учагы“ район фестиваль-конкурсында катнашып, икенче урынны яуладылар Якимовлар. Татар, керәшен, рус җырларын яратып башкаралар. Өч балага тормыш бүләк иткәннәр алар. Олы кызлары Алина КФУның Алабуга институтын тәмамлады, уртанчылары Анастасия Казан Дәүләт мәдәният институтында белем ала, кечеләре Павел әнисе эшли торган мәктәптә укый. Сәләтле укучы: Бөтенроссия һәм республикакүләм бәйгеләрендә җиңүләр яулап, быел “Орленок“ лагеренда ял итү бәхетенә ирешә. Григорийның аларга үзенчә мәхәббәте: “Алинам – йөрәгем, Анастасиям – күңелем, Павелым – таянычым.“ Бу гаиләдә кызлар өчен – ананың, малай өчен атаның сүзе закон. Якимовлар гаиләсендә әти дәрәҗәсе мөһим урын тота. Тамара балаларның һәр адымын үзенчә бәяләсә дә, соңгы сүзне әтиләренә калдыра: “Аңа ошармы соң? “ Тамара балаларында әтиләренә карата ихтирам тәрбияләсә, Григорий балаларына “Бала, нинди генә кеше булмасын, анасын хөрмәт итәргә тиеш. Әниегез – безнең йортның алиһәсе”,– дигән фикерне сеңдереп үстерә. Гаилә бәхетенең сере шунда түгел мени? “Йортыбыздагы иминлек, тынычлык, бәрәкәт өчен мин Тамарама рәхмәтле”, – ди Григорий. Бәхет нигезе нидә соң?

–Бәхет үрләрен һәр гаилә үзенчә төзи. Минем өчен бәхетле булып яшәүнең төп сере, дип, серләремне, шатлыкларымны бүлешүче якын дустым, яраткан ирем Григорийның янәшәдә булуын саныйм. Иң зур байлыгыбыз – өч балабызның, әти-әни, дип гел яныбызда мәш килеп йөрүләре. Якыннарыбызның сәламәтлеге өчен дә Ходайдан сорыйбыз без. Минемчә, бәхетле булу мәхәббәттән башка булмас иде, – ди Тамара. Шәһәр көнендәге очрашуны да алар дулкынланып көтәләр. Ни әйтсәң дә, бәйрәмгә чакырылганнар арасында таныш булмаган йөзләре күп булачак. Башта “Әлеге чарада музыкаль номер башкармыйк мәллә“,– дип тә уйлыйлар алар. Кече яшьтән җырга-моңга тартылган күңелне мондый бәхеттән мәхрүм итеп була ди мени. Якимовларның парлап җырлауларын “Вятка“ кафесына районыбызның төрле төбәкләреннән җыелган парлар рәхәтләнеп тыңладылар, алкышларга күмделәр. –Кайчагында без балаларыбызга мини-концерт куя идек. Хәзер дә кулыма гармунны алуга, Тамарам эшеннән тукталып, аңа кушылып җырлап җибәрә. Җыр-моң да озатып бара безнең тормышны. Аңардан без күңел тынычлыгы алабыз, – ди Григорий. Аңа Тамарасы кушыла: –Гаилә нык булсын өчен гаилә башлыкларының сабыр, кешелекле, тәрбияле, тырыш булуы кирәк. Без икебез дә ишле гаиләләрдә үстек. Балаларыбызга да өлкәннәрдән килгән, күп еллар аша безгә килеп ирешкән яхшы тәрбия үрнәген бирергә тырышабыз. Гаилә коручы яшьләрнең гаилә кыйммәтләрен саклап, бу учакны сүндермичә яшәүләрен телим. Гомер үтәр, Якимовларның да гаилә тарихын яшьлек елларындагы сагынып сөйләрлек истәлекләр баетыр. Ул истәлекләрне аларга бәхетле булып, оныклары гына түгел, оныкчыклары белән дә уртаклашып яшәргә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International