Барлыгы 7 өлкән яшьтәге кеше - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, инвалидлар, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары тикшерелде.

2018 елның 26 октябре, җомга

2018 елның 26 октябырендә Мамадыш районы хакимияте каршындагы Иҗтимагый совет комиссиясенең район ветераннар Советы вәкиле , инвалидлар җәмгыяте рәисе, Иҗтимагый совет әгъзасы составында Мамадыш муниципаль районында «Забота» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре тарафыннан социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын тикшерү максаты белән тикшерү узды. Барлыгы 7 өлкән яшьтәге кеше - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, инвалидлар, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары тикшерелде. Нәтиҗәдә өлкән яшьтәге гражданнар бүлекчәнең социаль һәм медицина хезмәткәрләре хезмәтеннән бик канәгать, сыйфат, эш күләме һәм графигы буенча дәгъвалар ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International