Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар смотр-бәйгесендә Татарстан һәм Башкортстан республикаларының 36 районыннан 7 яшьтән 90 яшькә кадәрге аерым башкаручылар һәм ансамбльләр катнашты. 27 октябрьдә Мамадышта бәйгенең йомгаклау туры һәм гала-концерты уздырыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.
Быел конкурс февральдә башланды. 5 зона турында Татарстан һәм Башкортстан республикаларының 36 районыннан 7 яшьтән 90 яшькә кадәрге аерым башкаручылар һәм ансамбльләр катнашты.
2018 елның 27 октябрендә Мамадыш шәһәрендә бәйгенең III йомгаклау туры һәм гала-концерт узачак. Анда Татарстанның 29 районыннан башкаручылар катнашыр, дип көтелә.
Йомгаклау чаралары планында каралганча, мастер-класслар, «Татар гармуннары һәм аларны ясаучы осталар» фотокүргәзмәсе оештырылачак, район Мәдәният йорты фойесында фотозона эшләячәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/25/174030/