Аларны районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков үткәрделәр. Лекция укулар интерактив формада узды: балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Геннадий Глушков фикеренчә, сораулар арасында мәктәп тормышыннан истә калган иң якты истәлеккә багышланганы иң яхшысы, дип табыла һәм аның иясенә Мактау кәгазе тапшырыла. Мәгълүм булганча, парламент укулары 2009нчы елдан бирле үткәрелә, алар – ТРның Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгарифне үстерү институты бергә эшләгән проект.