Моннан 55 ел элек Җөри авылында Аграфина һәм Михаил Егоровлар гаиләсендә алты бала арасында икенчесе булып дөньяга аваз сала ул. Әтисе гомер буе механизатор, комбайнчы булып эшләп, күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек булды, әнисе исә гомерен терлекчелеккә багышлады. Сүз – Түбән Шүләңгер авыл җирлеге башлыгы Елизавета Михайлова турында.
Авылда – башлангыч, Түбән Шүләңгердә – сигезъеллык һәм Шәдчедә урта мәктәпләрдә белем алып, Югары Ослан райо- нының Ключище СПТУында 11 айлык бухгалтерия курсларын тәмамлап, Ленин исемендәге колхоз бухгалтериясендә кадрлар буенча инспектор булып эшли башлый. Актив, энергиясе ташып торган кыз моннан тыш хуҗалыкның комсомол, профсоюз оешмаларын да җитәкли. Аңа да, яшьтәшләре кебек, бәхетен читтә табарга булыр иде. Әмма ул аны туган авылында таба. Җөринең менә дигән, акыллы, сабыр холыклы Иван Михайлов белән гаилә корып җибәрә. Бер кыз белән бер улга гомер бүләк итә Елизавета ханым. Ул чорларда бала тугач, ел ярымышар ял итү дигән нәрсә юк иде. Рәхмәт каенанасы Анный түтигә. Балалар тәрбияләүдә аның да өлеше зур була. Кызлары бүгенге көндә “АК БАРС“ банкы системасында хезмәт куйса, уллары “Ак Барс“ Холдинг компаниясендә җитәкче урынны били. Дистә елга якын бухгалтериядә эшләгәннән соң, язмам герое 1990нчы елда күмәк хуҗалыкның ашханәсенә мөдир итеп билгеләнә. Ул чорда Җөридә мәктәп төзелә, колхоз территориясе аша Мамадыш-Келәүш юлы салына. Колхозчылардан тыш, төзүчеләрне дә тәмле ашлар белән тәэмин итәргә туры килә. Тугыз елдан соң аны яңадан күмәк хуҗалык бухгалтериясенә чакырып алалар. Ә инде 2000нче елда ул авыл Советы секретаре вазыйфаларын башкара башлый. Ун ел чамасы тарта ул бу йөкне. 2010нчы елның 15нче октябрендә аңа Түбән Шүләңгер авыл Советын җитәкләргә тәкъдим итәләр. Кайбер ир- егетләр дә күтәрә алмаслык авыр эшләрне алып бару беренче елларда җиңел бирелми. Шулай булуга карамастан, ул акрынлап кына тәртә арасына кереп, үзенә йөкләнгән эшләрнең җаена төшенә. Алты авылны үз эченә алган җирлектә яшәүчеләрнең гозерләренә колак салырга, кайбер проблемаларны чишәр өчен өстәгеләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шушы дәвер эчендә ул эшләрен калыпка сала. Елизавета Михайловна авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлаганнан бирле, төбәктә шактый эшләр башка- рылды: Җөридә күперләр рәтләнде, авылларның зиратлары, урамнары тәртипкә китерелә, чишмәләр яңа төсмерләр ала, урамнарга бишенче линияләр сузылды, энергиясаклагыч яктырткычлар урнаштырылды, Ылыя авылында “Чиста су“ программасы уңышлы хәл ителде... Соңгысына килгәндә, киләсе елда Җөри авылында да аның кысаларында эшләр планлаштырыла. Ярый әле үзарасалым программалары гамәлгә кертелде. Быел үзарасалым акчасына су башнялары территорияләре әйләндереп алыначак, кайбер урамнар да игътибардан читтә калмаячак, Җөри һәм Түбән Шүләңгер авылларында гидрантлар урнаштырылачак һәм башка эшләр башкарылачак. Узган ел бер миллион Грант отканнар иде, әлеге суммага Түбән Шүләңгернең Совет урамыннан зиратка юл салынды. Елизавета Михайловна төбәгебезгә җан өрүгә даими ярдәм итеп торучы абыйсы, “Ак Барс“ Холдинг компаниясе генераль директоры Иван Михайловичка да рәхмәтле. Аның ярдәме төбәктә яшәүчеләрнең күз алдында. Бүгенге көндә аның инициативасы белән Җөридә янгын сүндерү депосы төзелеп ята. Күптән түгел генә 55 яшен тутырган Елизавета Михайлова үзенең хезмәтенә ышаныч белдергән якташларының ярдәменә еш таянуын, моның өчен аларга ихлас рәхмәтле булуын белдерә. Күмәк эш таулар күчерә, диләр бит.