Бүләкләнделәр

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Азык-төлек сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, “Азбука сыра“ ҖЧҖнең “Мамадыш заводы“ филиалы сыр ясаучысы Валентина Ивановна ПАКШИНЦЕВА, ТР Президенты Указы белән, “Хезмәттәге батырлык өчен“ медале белән бүләкләнде. ТР Президенты Указы белән, республика төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм озак еллык намуслы хезмәтләре өчен, “Төзүсервис“ ЯАҖнең төзелеш һәм монтаж эшләре мастеры Насыйх Миннехуҗа улы ХАҖИЕВка “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе“ дигән Мактаулы исем бирелде. ТР Президенты Указы белән, мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, “Зур Шыя урта гомумбелем бирү мәктәбе“ МБГБУ директоры Лидия Ивановна БАЙМУРЗИНАга “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы“ дигән Мактаулы исем бирелде. ТР Президенты Указы белән, халыкның сәламәтлеген саклау эшендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, “Мамадыш районы үзәк хастаханәсе“ Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең теш протезлау бүлекчәсе шәфкать туташы Әлфия Гыйният кызы МУКМИНОВАга “Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре“ дигән Мактаулы исем бирелде. ТР Президенты Указы белән, республиканың азык-төлек сәнәгатен үстерүдәге хезмәтләре һәм намуслы хезмәте өчен, “Мотыйгуллин Рифат Мәхмүтович“ шәхси Хезмәткә–хөрмәт Бүләкләнделәр эшмәкәрнең техник директоры Айрат Равис улы ШӘЙХЕТДИНОВка “Татарстан Республикасының атказанган азык- төлек сәнәгате хезмәткәре“ дигән Мактаулы исем бирелде. Олыяз авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Миннегөл Вәгыйзь кызы ХАРИСОВАга һәм “Усалиагрохимсервис“ ААҖ водителе Рафаэль Мансур улы ҖИҺАНШИНга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International