Конкурста җөмһүриятебезнең ун районыннан 400 чамасы бала катнашты. Алар дүрт номинациядә көч сынаштылар. Бездән Усалиның “Сәйлән“ (7-11 яшьлекләр) һәм Көек - Ерыксаның “Мирас“ ансамбльләре фольклор-этнографик юнәлеш белән бәйле номинациядә җиңүчеләр булдылар. Халык җырларын башкаруда кече яшьтәгеләр арасында–“Конфетти“ төркеменә, зурраклардан Гөлшат Нигъмәтуллина белән Аделия Нәбиуллина дуэтына тиңнәр булмады. Халык җырларын аерым башкаручылар арасында Камилла Каюмова, Айсылу Сафиуллина, Айсылу Мөгътәсыймова – 7-11, Алия Миннебаеваның чыгышлары 12-17 яшьлекләр бәйгесендә жюри тарафыннан югары бәяләнде. Уен коралларында уйнаучыларга килгәндә, безнең Азат Вәлиуллин үз төркемендә җиңү яулады. Фестивальнең Гран-прие бездә калды: аның иясе – Дүсмәт мәктәбенең “Тәңкәләр“ балалар фольклор ансамбле.