Бөтен яктан уңган

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

“Берсут“ агрофирмасы белгечләренең кызу эш вакытына юлыктык. Җәнлекләр бер вакытта теләккә килсеннәр өчен, аларга махсус укол кадау белән мәшгуль иде алар. Әйе, хезмәтләре үтә үзенчәлекле. Җәнлекләр – ашауга да бик нәзберек, каплатуларын да сузмаска, сугымнарын да тизләтергә кирәк. Бу эшләрнең флагманнары – агрофирманың алтын фонды булган белгечләр.

Чәшкеләрне, ак һәм кара-көрән төлкеләрне асрау өчен җаваплы белгечләрнең берсе – әйдәүче зоотехник Валентина Афанасьева. Нәкъ менә ул барлык җәнлекләрне дә каплатуга әзерли. Ә алар аз түгел – чәшкеләр, төлкеләр барысы унҗиде мең башка тула. Ашатуның бүленеше, җәнлекләрнең сугымы белән дә шөгыльләнә. Хәзергә көн саен җәнлекләргә төрле катнашмалардан һәм витаминнардан биш тонна азык пешерелсә, җәйге айларда – балалар үскән вакытта аларның күләме егерме-егерме биш тоннага җитә. Көннәр артык кызу тора башласа, җәнлекләргә су эчертүне дә өзәргә ярамый. Андый көннәрдә җәнлекләр янында Валентина Ивановнаны иртәнге алтыда да, кич тә күрәсең. Вакыт белән исәпләшми ул. Хезмәт юлын хуҗалыкта гади җәнлек караучыдан башлап, әйдәүче зоотехникка кадәр күтәрелә – Валентина Афанасьева. Әнисе Нина Михайловна “Берсут“ совхозында сыер сауган. Валя урта мәктәп тәмамлагач, Яр Чаллыга китеп училищега укырга керә, әмма авылын сагынып, ташлап кайта һәм җәнлек фермасына эшкә урнаша. Бу көн – 1982нче елның 19нчы сентябре бүген дә күз алдында тора әле. Минзәлә техникумын тәмамлагач, яшь белгечне ак төлкеләр фермасы мөдире итеп күчерәләр. 2005нче елдан ул – әйдәүче зоотехник. Нәсел исәбен, селекция эшен алып бара. Ел саен җәнлекләрдән тотры- клы үрчем алуга ирешә. “Берсут“ агрофирмасы ул үстергән җәнлекләр белән Мәскәүдәге “Алтын көз“ Халыкара ярминкәсендә ел саен катнаша һәм бүләкләр ала. 2014нче һәм 2017нче елларда алар – көмеш, 2015нче һәм 2016нчы елларда алтын медальләргә лаек булдылар. Быел – Мәскәүдән тагын бүләкләр килде. Февраль аенда “Берсут“ агрофирмасын Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше департаменты белән Җәнлекчеләр милли ассоциациясе “Читлек җәнлекчелеге мехлары“ 20нче махсус конкурсының ике икенче дәрәҗә дипломы белән бүләкләделәр. Аларның берсе – көмешсыман кара төлке тиреләре, икенчесе вуальле ак төлке тиреләре өчен. –Валентина Ивановна ак төлке һәм кара-көрән төлтиреләрен сортларга аеру белән шәхсән үзе шөгыльләнә. Ул сайлаган тиреләр күргәзмә-сатуларга, Санкт-Петербургтагы аукционга, башка сатып алучыларга җибәрелә; һәрвакыт бик югары бәяләнә, – ди агрофирма генераль директоры Николай Кириллов. Кан катнашуга юл куймас өчен, аталарны гел яңартып торалар, әйдәүче зоотехник аларны башка фермаларга үзе барып сайлап ала. Узган атнаның җомгасында, муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов катнашында узган әлеге төбәк халкы җыенын- да “Берсут“ агрофирмасы җитәкчелеге Валентина Афанасьеваны Мактау грамотасы һәм акчалата пре- мия белән бүләкләде. –Үз гомерегездә алган иң зур бүләгегезне искә төшерегез әле?–дип сорагач, уйга калды ул. Ә бит алар аз булмаган: хезмәтен югары бәяләүче грамоталар да, дипломнар да, акчалар да, башка төрлеләре дә. Илья белән гаилә коргач, совхоз аларга фатир биргән. Сиксәненче еллар ахырында, үз акчаңа да кирәкле әйбереңне ала алмаган заманда, совхозга кайтарылган җиңел машинаның берсен – “99“лы “Жигули“га алар хуҗа булган. Бүген: “Аллага шөкер, шәһәрдән ким яшәмибез“,–ди ул. Бакчаларын- да бәрәңгедән башлап бөтенесен үстерәләр. Әбәткә кайткач булса да, йөгерә-йөгерә җиләккә, гөмбәгә барып килергә вакыт таба. Гөмбәләрен тозлый да, маринадлый да, суыткычта катырып та куя. Шәһәрдән кече улы белән килене кунакка кайткач: “Монда сезнең бөтенесе натураль азык-төлек“,–дип мактап туя алмыйлар. –Безнең Валентина Ивановна чыпчын белгеч кенә түгел, алтын куллы хуҗабикә дә. Кунакка йөрешәбез. Аш суга бик оста. Бөтен ризыкларны тәмле итеп пешерә. Бәлеше дә, салатлары да бик тәмле була. Өстәлне матур итеп әзерли, – ди баш ветеринария табибы Римма Кириллова. Хезмәттәше Валентинаның туры сүзле булуын, икейөзләнеп тормавын да телгә алды ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International