Наркомания проблемасы халык сәламәтлегенә һәм милли куркынычсызлыкка ифрат зур янау ясаучы буларак алдынгы урыннарның берсенә чыга.
Үз балаларыгыз язмышына битараф булмасагыз иде! Бу әле миңа кагылмас, дип уйлый күрмәгез! Нибары бер наркоман 100дән артык кешене әфьюн куллануга җәлеп итәргә мөмкин!
Татарстан Республикасында 12сеннән 23 мартка кадәр “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит” дип аталган Бөтенроссия акциясенең беренчче этабы уздырыла. Мамадыш муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе акция уздыру планын әзерләде, Мамадышта “кайнар” телефон элемтәләре номерлары ачыкланды, гражданнардан килүче сорауларга җавап бирү өчен, кизү торучылар тәртибе төзелде:
Әгәр сездә наркотиклар тарату-сату яки аларны притоннарда куллану очраклары турында мәгълүмат булса – хәбәр итегез. Сезгә әфьюн кулланучыларга диагноз кую, дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләре буенча да консультация бирергә мөмкиннәр. Мөрәҗәгать итүнең яшерен булуы гарантияләнә.